28 гыйнвар 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Укучыларны һәм студентларны спортка күбрәк тарту бурычы куелды
Укучыларны һәм студентларны спортка күбрәк тартырга, мәктәпләрдәге физик культура дәресләренең әһәмиятен арттырырга. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Спорт министрлыгының коллегия утырышында әлеге тармак алдына әнә шундый бурычлар куйды.
-
Җәмгыять
Тинчурин театрында – кабат премьера
Бу юлы баш режиссер Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итте. Беренче хисләр, өзелеп ярату, хыянәт, чәлпәрәмә килгән бәхет, хыяллар, ялгышларың өчен күргән газап-үкенүләр... Әлеге спектакль – тамашачы күңеленә тия торган бер мәхәббәт тарихы турында.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше комиссиясе утырышын уздырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда машинист ярдәмчесен ялган «больничный» алган өчен хөкем иткәннәр
Әгерҗе район суды биредә яшәүче 28 яшьлек ир-атка ялган «больничный»дан файдаланган өчен хөкем карары чыгарган.
-
Җәмгыять
Иске яңа ЦУМ
Мичле йорт бәрәкәтсез булмас, ди халык. Җылысы да, ризыгы да булыр. Март аенда ишекләрен ачачак яңартылган ЦУМ бинасында мичне ясый башлаганнар инде. Монда ул матурлык өчен генә тора. Чып-чын татар миче, тимерчелек остаханәсе, җәйге ярминкәләр «Уникаль осталык үзәге»нең янәшәсенә аерым мәйданчыкка урнаштырылачак.
-
Язмыш
100 яшен тутырган Сәхия әби: «Ялкау булмаска кирәк!»
«Ачлык аркасында озак яшәдек!» Мамадыш районының Хафизовка авылында гомер итүче Сәхия Нәбиуллина йөз яшькә җитү серен әнә шулай аңлата. Ул бүген дә үз аягында, әле көненә бер чакрым араны җәяү йөри. Тагын да шаккатмалы хәл: ялгызы гомер итә. Туган көне булгач, бу арада өеннән кеше өзелми. Үзбәкстанда яшәүче кызы Сания кунакка кайткач, әбекәйнең бәхете тагын да арткан.
-
Яңалыклар
Теш табиблары мошенниклыкта шикләнелә
Ижауда суд «Дент-Лайн» стоматология клиникасында табибка күренүчеләрнең акчаларын урлау буенча кузгатылган җинаять эшенә кагылышлы кешеләрне СИЗОда калдырган.
-
КИРӘК
Госман Коръәне
Лениногорск районының Тимәш авылында Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекс төзелгән.
-
Яңалыклар
Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләргә өч меңнән артык льгота каралган
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзүчеләргә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә. Алар арасына айлык түләүләргә өстәмәләр каралган хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм түләүсез тикшерүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану керә.
-
Яңалыклар
Татарстан узган елның декабрендә ипотека бирү күләме буенча лидерлар бишлегенә кергән
Татарстан декабрьдә ипотека кредитлары бирү күләме буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде: республикада банклар 29,43 млрд сумлык 6,12 мең ипотека рәсмиләштергән, ноябрь белән чагыштырганда күрсәткечләр саны 62 процентка һәм күләм 66 процентка арткан. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы мәгълүматлары сөйли.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Нипах куркынычмы, юкмы?
Дөньякүләм турбулентлык фонында Һиндстанда таралган «нипах» вирусына каршы саклык чаралары маховигы әйләнә башлады. Чынлап та, аны йоктыручыларның үлем очраклары 75 процентка кадәр җитә. Вируска каршы вакцина да, дәвасы да юк.
-
Авыл
Республикада кооперативлар саны арткан
Республикада көчнең бердәмлектә икәненә төшенеп эшләгән кооперативлар саны 215 кә җиткән. Бүген алар 22 мең фермер һәм шәхси хуҗалыкны берләштерә.
-
Яңалыклар
Таксистларның ОСАГО полисларын реаль вакытта тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк
Россиядә реаль вакытта конкрет датага таксистларның ОСАГО полисы булуын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу «Такси» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм иминиятләштерүнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы интеграциясеннән соң мөмкин булачак. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Бөләбез һәм ябылабыз
-
МӨҺИМ
Мәктәпләрдә кадрлар кытлыгы ничек хәл ителә?
Көзен генә түгел, ел буе саныйлар аларны. Республикада 2 мең укытучыга кытлык бар. Әмма моңа карап, республикада гамәлгә ашырыла торган программа, грантларның берсе дә өзелми. Алга таба укытучыларны ничек ишәйтергә җыеналар?